Arms
 
развернуть
 
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13
Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69
aktanyshsky.tat@sudrf.ru
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69aktanyshsky.tat@sudrf.ru
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
           Газета "Суд да Дело в 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты
             
ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 12.08.2026
Статья в районной газете "Актаныш таннары"версия для печати

Бер сүз дә игътибардан читтә калмый

Кеше һәм закон

Рузилә ХӘСӘНОВА

Суд залында иң күп күзләр судьяга төбәлә. Әмма һәр суд утырышының тәртипле үтүе, һәр сүзнең теркәлүе, һәр документның вакытында әзерләнүе өчен җавап бирүче тагын бер кеше бар – суд утырышы секретаре.

Бу хезмәтнең никадәр җаваплы, катлаулы һәм күпкырлы булуы турында район суды суд утырышы секретаре Эльвира Хәсән кызы Хөрмәтуллина сөйләде.

– Эльвира Хәсәновна, иң элек хезмәт юлыгыз турында сөйләгез әле.

– Суд системасына мин 2001 елда килдем. Башта мировой судта делопроизводитель-архивариус булып эшләдем. Анда документлар белән эшләдем, архив алып бардым. Ә инде 2013 елдан район судында суд утырышы секретаре булып хезмәт итәм. Шушы еллар дәвамында судья Хәмит Янгиров белән эшлим.

– Суд утырышы секретаренең төп вазифалары нидән гыйбарәт?

– Безнең эш суд утырышы белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта эш буенча катнашучы якларны вакытында хәбәр итәбез. Суд утырышы көнен билгелибез, повесткалар әзерләп җибәрәбез, программага бөтен мәгълүматны кертеп барабыз.

Судья эшне кабул иткәннән соң билгеләмә чыгара. Шуннан соң без повесткалар әзерлибез, суд көнен рәсмиләштерәбез, мәгълүматны программага кертәбез. Кеше суд сайтына кергәч тә эшенең кайчан каралачагын күрә ала.

Эш каралып беткәч, карарларны, хөкемнәрне, билгеләмәләрне вакытында якларга җибәрәбез. Боларның барысы да закон белән билгеләнгән срокларда башкарылырга тиеш.

– Сез нинди төр эшләр белән эшлисез?

– Район судында гражданлык эшләре, җинаять эшләре, административ хокук бозулар турында эшләр һәм КАС буенча административ суд эшләре карала. Аларның һәрберсенең процессуаль тәртибе төрле.

– КАС дигәне нәрсә ул?

– Ул административ һәм башка гавами (публичный) хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килә торган эшләр. Аларның үз процессуаль тәртибе бар.

– Суд утырышы вакытында сезнең эш нәрсәдән гыйбарәт?

– Суд башланганнан алып, тәмамланганчы бөтен процессны теркәп барабыз. Хәзер күпчелек эшләрдә аудиопротокол алып барыла.

– Димәк, аудиоязма булгач, эшегез җиңеләядер?

– Юк, алай дип әйтә алмыйм. Без барыбер протоколны үзебез төзибез. Судья сөйли, яклар чыгыш ясый, без шул вакытта төп процессуаль мизгелләрне язып барабыз.

Протокол өч көн эчендә әзер булырга тиеш.

– Ә нәрсәләр языла?

– Судның кайчан башлануы, кайчан тәмамлануы, кемнәр катнашуы, нинди гаризалар каралуы, нинди карарлар кабул ителүе – барысы да күрсәтелә.

Элек гражданлык эшләрендә якларның бөтен аңлатмаларын диярлек язып бара идек. Хәзер аудиопротокол булганга күрә бу өлеше гадиләште. «Якларга сүз бирелде» дип кенә күрсәтелә.

Бу, әлбәттә, эшне шактый җиңеләйтте.

– Аудиоязма бөтен судларда да алып барыламы?

– Юк. Ябык суд утырышларында аудиопротокол алып барылмый.

– Нинди очракларда?

– Әйтик, балигъ булмаганнарга кагылышлы эшләрдә, шулай ук җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр буенча ябык утырышлар була. Андый очракларда аудиоязма ясалмый, диск та эшкә теркәлми.

– Суд карары чыкканнан соң сезнең эш бетәме?

– Юк, киресенчә, эш дәвам итә. Карарларны, хөкемнәрне, билгеләмәләрне якларга җибәрәбез. Алар да законда билгеләнгән вакыт эчендә юлланырга тиеш.

– Соңгы елларда срокларда үзгәрешләр булдымы?

– Әйе. Элек мотивлаштырылган карар биш көн эчендә әзерләнә иде. Хәзер судьяга ун көн вакыт бирелә. Карарга шикаять бирү вакыты да шул мотивлаштырылган карар әзерләнгән көннән исәпләнә.

– Протокол белән танышу мөмкинлеге бармы?

– Әлбәттә. Әгәр эш буенча катнашучы гариза язса, аны эш материаллары белән таныштырабыз. Аудиоязманы да бирәбез. Кеше диск йә флешка алып килә икән, яздырып тапшырабыз.

– Суд секретаренең эше суд утырышы белән генә чикләнми икән...

– Әлбәттә. Һәр эшне архивка әзерләү дә безнең вазифага керә.

– Бу ничек башкарыла?

– Эшкә кергән һәр документ хронология буенча тегелә. Һәр бит исәпкә алына, опись төзелә. Соңыннан лист-заверитель тутырыла. Эш канцеляриягә тапшырылганда бөтен документлар тиешенчә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Моннан тыш, һәр эш буенча махсус белешмә битләре алып барыла. Анда эшнең һәр этабы теркәлә: гариза кайчан кабул ителгән, суд утырышы кайчан билгеләнгән, мотивлаштырылган карар кайчан әзерләнгән, кайчан җибәрелгән – берсе дә игътибардан читтә калмый.

– Димәк, бер генә кәгазь дә югалырга тиеш түгел?

– Әлбәттә. Һәр документ үз урынында булырга тиеш. Суд эшендә төгәллек иң мөһиме.

– Суд процессында тәрҗемәче кирәк булган очраклар да буладыр?

– Бу да безнең эш. Алдан ук тәрҗемәче кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйбыз. Даими тәрҗемәчеләр юк. Күбрәк укытучыларны, югары белемле белгечләрне чакырабыз. Соңыннан аларның хезмәтенә түләү мәсьәләсе суд карары белән хәл ителә.

– Ә балигъ булмаганнар катнашкан эшләрдә?

– Андый вакытта педагоглар, психологлар да җәлеп ителә. Аларны чакыруны да без оештырабыз.

– Соңгы елларда эшегездә нинди яңалыклар барлыкка килде?

– Электрон хезмәтләр бик күп керде. Хәзер повесткаларның бер өлеше электрон рәвештә әзерләнә. Без системада документларны рәсмиләштерәбез, аннары алар үзәкләштерелгән тәртиптә адресатларга җибәрелә. Кайбер очракларда, мәсәлән, эшкә яңа җавапчы яки өченче зат җәлеп ителгәндә, документларны үзебез дә конвертлап җибәрәбез.

– Бу хезмәттә иң авыры нәрсә?

– Җаваплылык. Суд документларында ялгышырга ярамый. Протоколга искәрмәләр дә булырга мөмкин. Бер сүз дә, бер дата да игътибардан читтә калмаска тиеш.

– Димәк, үз эшегезне яратасыз?

– Әлбәттә. Яратмасам, бу кадәр ел эшләмәс идем. Суд утырышын оештырудан башлап эш архивка тапшырылганчы бөтен процесс өчен җавап тотабыз. Бу хезмәт сабырлык та, игътибар да, төгәллек тә таләп итә. Әмма эшеңне яраткач, авырлыгы сизелми.

опубликовано 12.08.2026 09:13 (МСК)
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты