Arms
 
развернуть
 
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13
Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69
aktanyshsky.tat@sudrf.ru
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69aktanyshsky.tat@sudrf.ru
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
           Газета "Суд да Дело в 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты
             
ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 30.06.2026
Статья в районной газете "Актаныш таннары"версия для печати

«Түләмәсәң – йөрмисең!»

Закон сагында

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Бурычлар аркасында чит илгә чыгу да, машина йөртү дә тыелырга мөмкин.

Җәй – яллар, сәяхәтләр чоры. Әмма кайбер кешеләр өчен күптән көтелгән отпуск көтмәгәндә өзелергә мөмкин. Сәбәбе бер генә – түләнмәгән бурычлар. Бурычлы кеше нинди очракта чит илгә чыга алмый? Кайчан машина йөртү хокукын вакытлыча туктатырга мөмкиннәр? Бу һәм башка сорауларга район суды судьясы ярдәмчесе Эльмира Феликс кызы Авзалова җавап бирә.

Эльмира Феликсовна, Россия гражданинының чит илгә чыгу хокукы закон белән ничек гарантияләнә?

– Россия Федерациясе Конституциясе һәм «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында»гы Федераль закон нигезендә һәркем Россиядән ирекле чыга ала, ә Россия гражданины үз иленә бернинди киртәләрсез кайтырга хокуклы.

Шулай да законда искәрмә дә бар. Әгәр кеше суд яки башка дәүләт органы йөкләгән бурычларын үтәми икән, аңа Россия Федерациясеннән чыгуга вакытлыча чикләу билгеләнергә мөмкин.

– Мондый чикләү нинди тәртиптә куела?

– Моның ике тәртибе бар.

Беренчесе – суд аша. Әгәр үтәтү кәгазе суд акты булып тормаса һәм суд тарафыннан бирелмәгән булса, түләтүче яки суд приставы-үтәтүче бурычлы өчен Россия Федерациясеннән чыгуга вакытлыча чикләү билгеләү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Икенче очракта исә суд приставы-үтәтүче үзе карар чыгара ала. Бу суд акты нигезендә үтәтү кәгазе бирелгән очракларга кагыла. Әгәр бурычлы кеше законда каралган вакыт эчендә бурычын сәбәпсез үтәми икән, суд приставы-үтәтүче аның чит илгә чыгуын вакытлыча чикләү турында карар кабул итә ала.

– Бурыч суммасы да исәпкә алынамы?

– Әлбәттә. Гадәттә, үтәтү кәгазе буенча бурыч 30 мең сумнан артык булганда мондый чара кулланыла. Әмма кеше бурычын ирекле рәвештә ике ай дәвамында түләмәсә, 10 мең сумлык бурыч та чикләү өчен нигез булырга мөмкин.

– Суд һәр очракта да мондый гаризаны канәгатьләндерәме?

– Суд һәр эшне аерым карый. Әгәр эш материалларында бурычлыга карата күрсәтелгән чараны куллануның максатка ярашлы булуын, гаеплелеген һәм йөкләнгән бурычны үтәүдән законсыз качуын, бурыч суммасын кайтару, бурычлыга карата башка мәҗбүри үтәту чаралары куллану мөмкин түгеллеген күрсәтүче дәлилләр булмаса, мондый чара кулланыла алмый.

– Суд пристав-үтәтүченең да билгеле бер бурычлары бар бит?

– Әлбәттә. Суд пристав-үтәтүче иң элек үтәтү кәгазенен нинди нигездә бирелүен ачыклый, бурычлы кешегә бурычны ирекле рәвештә түләү өчен вакыт бирә, түләмәү сәбәпләрен өйрәнә, кирәк булса аңлатма ала. Бары тик шуннан соң гына чикләү мәсьәләсе хәл ителә.

– Чит илгә чыгу гына түгел, транспорт белән идарә итү хокукы да вакытлыча чикләнергә мөмкин икән...

– Әйе. Бу чара ирекле рәвештә үтәү өчен бирелгән вакытта җитди сәбәпсез алимент түләмәгән, сәламәтлеккә килгән зыянны капламаган, туендыручысын югалту белән бәйле түләүләр, җинаятьтән килгән зыян, балаларны тәрбияләүгә кагылышлы таләпләр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләнмәгән очракларда кулланылырга мөмкин.

Бу вакытта кешенең автомобиль, мотоцикл, трактор, көймә һәм башка транспорт чаралары белән идарә итү хокукын куллануына вакытлыча чикләү куела.

– Әмма һәркемгә дә бу чара кулланылмый бит?

– Әйе, законда искәрмәләр дә бар. Әйтик, әгәр мондый чикләү кешенен яшәү өчен төп керем чыганагыннан мәхрүм итсә, бурычлыга хэм анын гаилэсенэ яшәр өчен бердәнбер чара булса, әгәр бурычлы инвалидлык белән бәйле рәвештә транспорт чарасын кулланучы булса, яки аның карамагында I, II төркем инвалид я инвалид бала булса, шулай ук бурыч күләме 10 мең сумнан артмаса яки түләү кичектерелгән яисә булеп түлэү бирелгән булса, махсус хокукны куллануны чикләргә ярамый.

– Район судында мондый эшләр еш караламы?

– Соңгы елларда андый эшләр шактый булды.

2024 елда район судында 8 административ эш каралды. Аларның бишесе буенча дәгъва канәгатьләндерелде, өч очракта бурычлылар судка кадәр үк бурычларын түләп бетерү сәбәпле, дәгъвалар кире кагылды.

2025 елда биш эш каралды: икесе канәгатьләндерелде, икесе кире кагылды, берсе башка судка җибәрелде.

2026 елның беренче яртыеллыгында инде дүрт эш каралды. Аларның өчесе канәгатьләндерелде, берсе дәгъвадан баш тарту сәбәпле бетереп туктатылды.

Моннан тыш, бурычлылардан суд чыгымнары да түләтелә.

– Җәйге яллар алдыннан райондашларга нинди киңәш бирер идегез?

– Чит илгә билет алганнан соң түгел, ә сәяхәтне планлаштыра башлаганда ук үзегезнең бурычларыгызны тикшерегез. Чөнки чик аша чыгар алдыннан гына тыю турында белү бөтен ялны бозарга мөмкин.

Моны берничә ысул белән эшләп була: «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетта «Штрафлар. Салымнар» яки «Үтәтү производствосы» бүлекләрен карарга;

Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтында фамилия, исем, отчество һәм туган көн буенча үзеңне тикшерергә;

Суд приставына яки күпфункцияле үзәккә (КФҮ) мөрәҗәгать итәргә.

– Димәк, иң яхшысы – бурычларны вакытында түләп бару...

– Нәкъ шулай. Бурычны вакытында үтәү – судка йөрүдән дә, өстәмә чыгымнардан да, чит илгә чыгу яки транспорт белән идарә итү хокукын югалтудан да саклый. Закон таләпләрен үтәгән кешенең хокуклары да тулысынча якланган була.

 

опубликовано 01.07.2026 10:37 (МСК)
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты