2025 елда район судында каралган җинаять эшләре саны
алдагы ел белән чагыштырганда 23кә кимегән. Әмма бу җәмгыятьтәге проблемалар
тулысынча хәл ителгән дигән сүз түгел.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Суд практикасында һаман да милеккә кул сузу, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, алимент түләүдән качу кебек очраклар еш очрый. Район суды баш белгече Зөлфия Фәйрушина белән әңгәмәдә сүз узган елгы эш нәтиҗәләре,
җинаятьләрнең сәбәпләре һәм суд карарларының үзенчәлекләре турында барды.
–
Зөлфия Әсхәтовна, узган ел район суды өчен нинди нәтиҗәләр белән истә калды?
– 2025 елда район судында барлыгы 59 җинаять
эше каралды. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 23 эшкә азрак. Димәк, гомуми
күрсәткеч буенча җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Суд тарафыннан
56 кешегә карата хөкем карары чыгарылды.
Шунысын да әйтеп
үтәсем килә: 6 кешегә карата җинаять эше зыян күрүче белән үзара килешү сәбәпле
туктатылды. Закон мондый мөмкинлекне бирә, һәм кайбер очракларда кешеләр
низагны судка җиткермичә хәл итә ала.
– Җинаятьләрнең
характеры нинди булды?
– Кылынган җинаятьләр төрле авырлык
дәрәҗәсендә. Узган ел аеруча авыр категориягә караган 5 эш каралды. Авыр
җинаятьләр – 14, уртача авырлыктагы җинаятьләр – 8, ә зур булмаган авырлыктагы
җинаять эшләре 28 булды.
Кызганычка
каршы, 18 очракта кешеләрне законга каршы гамәлләргә спиртлы эчемлекләр
этәргән. Эчкечелекнең күп кенә фаҗигаләрнең сәбәбе булуын без суд практикасында
да ачык күрәбез.
– Хөкем карарлары
чыгарганда суд нинди принципларга таяна?
– Һәр эш индивидуаль карала. Судья хөкем
ителүченең шәхесен, аны җинаять кылуга нәрсә этәргәнен, җаваплылыкны
җиңеләйтүче һәм авырайтучы шартларны игътибар белән өйрәнә.
Шушы шартлардан
чыгып, 15 кешегә төрле срокларга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Бер
кешегә ирекне чикләү җәзасы кулланылды. 10 кешегә мәҗбүри эшләр, 4 кешегә
төзәтү эшләре билгеләнде. 12 кеше штраф түләүгә хөкем ителде, ә 13 кеше шартлы
рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Шартлы җәза
алган кешеләр өчен таләпләр аеруча мөһим. Алар үз тәртипләре белән төзәлү
юлында булуларын расларга, билгеләнгән вакытта җәза үтәү инспекциясенә килеп
теркәлеп йөрергә тиешләр. Законда, әгәр кеше яңадан җинаять кылмыйча, барлык
таләпләрне үтәсә, җәзадан вакытыннан алда азат итү мөмкинлеге дә каралган.
Ә инде суд
тарафыннан куелган таләпләр үтәлмәгән очракта, инспекция тәкъдиме нигезендә
шартлы хөкем итү гамәлдән чыгарыла һәм кеше иректән мәхрүм итү урынына
җибәрелә.
– Узган ел мондый очраклар булдымы?
– Әйе. 2025 елда
инспекциядән килгән тәкъдимнәр нигезендә 2 хөкем ителгән зат вакытыннан алда
җәзадан азат ителде. Әмма бер кеше, шартларны үтәмәгәнлектән, җәзасын иректән
мәхрүм итү урынында үтәргә җибәрелде.
Моннан тыш, 5
кешенең шартлы хөкем ителү вакыты озайтылды, ә 2 кешегә өстәмә бурычлар
йөкләнде.
– Җинаятьләр арасында нинди төрләр өстенлек итте?
– Җинаять
эшләренең шактый өлеше кеше мөлкәтенә кул сузу белән бәйле булды. Урлашу,
милеккә зыян китерү кебек очраклар әле дә актуаль булып кала.
Шулай ук юл йөрү
хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу белән бәйле эшләр саны артуы борчый. Узган ел
мондый 11 эш каралды. Эчкән хәлдә руль артына утыручылар төп җәзадан тыш, төрле
срокларга транспорт чарасын йөртү хокукыннан да мәхрүм ителә.
– Хатын-кызлар арасында җинаять кылу очраклары турында да
әйтеп үтсәгез иде.
– Кызганычка
каршы, узган ел хатын-кызлар арасында да җинаять кылу очраклары артты. Судта 11
хатын-кызга карата җинаять эше каралды.
Аеруча истә
калган очракларның берсе – алимент түләүдән озак вакыт качып йөргән хатын-кыз
белән бәйле. Ул эшкә урнашмаган, баласын тәрбияләүдә катнашмаган. Нәтиҗәдә
алимент буенча бурычы 696 мең 934 сумга җиткән.
Суд тарафыннан
аның хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калу турында карар
чыгарылды. Әмма иң аянычы – бу хатын-кыз моңа кадәр дә шундый ук статья буенча
дүрт тапкыр җаваплылыкка тартылган булган. Аңа мәҗбүри эшләр дә билгеләнгән,
хәтта җәзаны үтәмәгән өчен иректән мәхрүм итү урыннарына да җибәрелгән. Ләкин
бу хәлләрдән соң да
тиешле нәтиҗә ясамаган.
– Судта җинаять эшләре генә түгел, гражданлык эшләре дә
карала бит?
– Әлбәттә. 2025 елда
судта барлыгы 433 гражданлык эше каралды. Аларның категорияләре бик күптөрле.
Мәсәлән, банк
кредитларын вакытында түли алмаган затлардан акча түләтү, юридик әһәмияткә ия
фактларны раслау, хокук билгеләүче документларның нәкъ шул кешегә каравын
ачыклау белән бәйле гаризалар шактый булды.
– Суд карары белән килешмәгән очракта кешеләрнең нинди
мөмкинлекләре бар?
– Закон
нигезендә һәркемнең суд карарын шикаять итү хокукы бар. Әгәр гражданин район
суды карары белән килешми икән, ул бер ай эчендә Татарстан
Республикасы Югары судына апелляция шикаяте бирә ала. Шикаять район суды аша
тапшырыла һәм аннан соң апелляция инстанциясендә карала.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
– Рәхмәт. Суд эшчәнлегенең төп максаты – закон өстенлеген тәэмин итү,
кешеләрнең хокукларын яклау һәм җәмгыятьтә гаделлек принципларын ныгыту. |
|