Arms
 
развернуть
 
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13
Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69
aktanyshsky.tat@sudrf.ru
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69aktanyshsky.tat@sudrf.ru
Кликните сюда, чтобы посетить сайт
 
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты
             
           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
           Газета "Суд да Дело в 
                   Татарстане"
ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 29.04.2026
Хезмәте белән хөрмәт казанган судьяверсия для печати
           Бүген Актаныш районы өчен әһәмиятле вакыйга — район суд системасында 20 елдан артык намуслы хезмәт куйган, Актаныш районы судының отставкадагы судьясы Әмирхан Шәйхәйдәр улы Гәрәев үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
           Әлеге истәлекле көн уңаеннан аны район суды рәисе Айнур Нәҗип улы Хаҗиев һәм судья Хәмит Хәйберҗан улы Янгиров котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Алар Әмирхан Шәйхәйдәр улына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, озак еллар дәвамында башкарган нәтиҗәле хезмәте өчен ихлас рәхмәт белдерделәр.
          Юстиция өлкәсендәге зур өлеше, күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен юбилярга Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаменты идарәсенең Мактау кәгазе тапшырылды.
          Әмирхан Шәйхәйдәр улы Гәрәев 1956 елның 29 апрелендә Актаныш районының Иске Байсар авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. Хезмәт юлын механизатор буларак башлап җибәрә. 1974–1977 елларда Кара диңгез флотында хәрби бурычын үти, баш корабль старшинасы дәрәҗәсенә ирешә.
          Армиядән соң Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, хокук саклау өлкәсендә хезмәт юлын дәвам итә. 1983–1989 елларда район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче һәм өлкән тикшерүче вазифаларын башкара. Соңрак район Советында инструктор, баш юрист-консультант, рәис ярдәмчесе булып эшли. 1993–1995 елларда кабат эчке эшләр органнарында хезмәт куя, җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Шулай ук ул район Советы депутаты һәм президиум әгъзасы итеп сайлана.
         1995 елның 11 октябреннән Әмирхан Гәрәев Актаныш районы федераль судьясы вазифасын башкара башлый. 2008 елның 6 маеннан район суды рәисе итеп билгеләнә һәм бу җаваплы хезмәтне югары дәрәҗәдә башкара. 2013 елдан — бишенче квалификация класслы судья. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган юристы исеменә лаек була. Гомер юлында зур тәҗрибә туплаган, принципиаль һәм гадел белгеч буларак, ул хезмәттәшләре һәм район халкы арасында тирән ихтирам казанды.
          Тормыш иптәше Фәйрүзә ханым белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп, лаеклы ялда гомер итәләр.
Актаныш районы суды коллективы Әмирхан Шәйхәйдәр улын күркәм юбилее белән ихлас котлый, аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер тели.
 
 
опубликовано 29.04.2026 14:15 (МСК), изменено 29.04.2026 14:17 (МСК)
Кликните сюда, чтобы посетить сайт
 
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты
             
           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
                   Татарстане"